5 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов FINA вице-президенты белән Казанда ярышлар оештыру турында сөйләште, Бакуда «Татарча диктант»ка әзерләнәләр.

Миңнеханов FINA вице-президенты белән Казанда ярышлар оештыру турында сөйләште / Казан 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын һәм 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

Алинә Заһитова Европа командасына Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты / Ярыш нәтиҗәләре буенча Европа командасы 614,73 балл җыйды.

Татарстанда планлаштырылган торакның 73 проценты файдалануга тапшырылган / 2019 елда республикада 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Бакуда «Татарча диктант»ка әзерләнәләр / Акция хатасыз язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерә белү өчен оештырыла.

«Шура» альманахының яңа саны нәфел намазларының өстенлегенә багышланган / Альманахка Казан шәһәре Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган мәкаләләр дә кертелгән.

Илгиз Зәйниев ТЮЗда “Капитанская дочка” повестен сәхнәгә чыгарды / “Капитанская дочка” - Илгиз Зәйниевның бу театрда куючы режиссер буларак чыгарган соңгы эше.