Яшел Үзән районында соры аю күргәннәр

Бу җәнлекТатарстанның Кызыл китабына кертелгән.

(Яшел Үзән, 5 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Наталия Фролова).  Бүген соры аюны Яшел Үзән районының Ильинка, Гәр, "Маяк" спорт комплексы тирәләрендә күргәннәр, дип яза җирле басма.

Аучылык белгече Виктор Хрычев сүзләренә караганда, аюлар безнең полосада һәрвакыт яшәде, бүгенге көндә югарыда күрсәтелгән территорияләрдә 7-8 баш исәпләнә. Бу җәнлекТатарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Аю күрүчеләргә белгеч түбәндәге киңәшләрне бирә. Йөгереп китәргә киңәш ителми, ул вакытта аю сезне күрми калмас. Җәнлеккә арт белән дә борылырга ярамый. Ал белән акрын-акрын артка чигенергә кирәк. Урманда тоткарланмаска!