Татарстанда иртәгә күпчелек районнарда яңгыр көтелә

Көндезге һава температурасы +8..+13 градус булачак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 6 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Көньяктан искән җилнең секундына 8-13, көндез урыны белән 25 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.

Татарстанда төнлә минималь һава температурасы – +2..+7, көндез максималь температура +8..+13 градус булачак.

Казанда төнлә болытлы һава торышы фаразлана, яңгыр көтелә. Максималь һава температурасы +6..+8 градус булачак. Көндез һава температурасы +8..+10 градус була, дип җиткерә синоптиклар.