“Татар-информ”да торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелгәндә, кеше хокуклары үтәлеше карала

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 6 октябрьдә 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре күрсәтелгәндә, кеше хокукларын яклауга багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.