Татар газетасы редакторы Рузилә Сафина "Ел хатын-кызы – 2017" бәйгесендә җиңү яулады

Халыкара бәйгедә "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә аңа тиңнәр булмаган.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Продюсер, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның концерт программалары режиссеры, гамәлгә куючы, нәшрият йорты директоры, татар телендә чыга торган шәхси газеталарның иң күп тиражлыларының берсе – “Акчарлак”ның шеф-мөхәррире Рузилә Сафина “Ел хатын-кызы – 2017” бәйгесендә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулады.

Әлеге халыкара бәйгедә катнашу өчен Татарстанда яисә Россиянең башка төбәкләрендә яшәү, яшь ягыннан 25 яшьтән өлкәнрәк булу шарт. Гаилә хәле һәм балаларның булуы роль уйнамый.

Рузилә Сафина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, бәйгедә аңа бик якын танышы катнашырга тәкъдим иткән, әмма ул баштарак баш тарткан булган.

“Конкурста катнашып карамыйсыңмы, дигән тәкъдимнән соң ай ярым чамасы вакыт үткән иде инде. Бер көнне иртән уяндым да, ник әле катнашмаска,  дигән уй килде. Бу шимбә көн иде. Бәйгенең сайтына кереп, оештыручыларга шалтыраттым. Сез әле катнашырга өлгерәсез, дигән җавап алгач, дүшәмбе репетициягә бардым. Беренче көнне мин анда “карга” кебек идем”, – дип искә ала Рузилә ханым.

Берничә көндә ул да башкаларны куып тоткан.

“Кичен, махсус чара булмаганда, мин күбрәк спорт киеменнән йөрергә яратам. Биредә шөгыльләнә башлагач та, беренче өч кичне дә шулай килдем. Әмма аннан соң мин итәк, күлмәкләр кия башладым. Үземдә шундый эчке үзгәреш тойдым. Эчке халәт белән тышкы халәт бергә тәңгәл килде. Гел оештыру эшләре белән шөгыльләнгәнгә, репетицияләрдә катнашу да, сәхнәгә чыгу да кыен буламады”, – ди “Тамашачы мәхәббәте”н яулаучы.

“Күпме эш белән шөгыльләнсәм дә, соңгы 2-3 елда үземне ничектер формалашмаган кеше итеп тоя идем. Бәйгедә катнашырга килеп, 20 көнләп вакыт узганнан соң, хатын-кызлар белән аралашып, бирелгән дәресләрне тыңлап, эчемдәге шул бушлык тула башлады. Конкурска җиңү өчен түгел, үзем өчен килдем. Бөтен кеше дә бәйгегә ниндидер максат белән килә. Кемдер беренче урынга чыгарга тели, кемнеңдер башка ихтыяҗы була. Ә мин үзем теләгән әйберне табарга омтылдым. “Ел ташкыны. Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулавымны көтмәгән идем, әмма бу минем өчен чыннан да ташкын булды, ул минем эчке халәтемне ачты”, – диде әңгәмәдәшебез.

Һәр нәрсәгә дә җитешү, уңышка ирешү өчен беркайчан да, бернәрсәдән дә курыкмаска һәм туктап калмаска кирәк, ди Рузилә Сафина.

“Башыгызга берәр уй килдеме, аны шунда ук эшләргә кирәк. Әгәр дә күп уйлап йөреп, аны гел “әйләндерсәң”, алай килеп чыкмый, болай булмый, дисәң, юлыңнан кире борылырга яисә бөтенләй туктап калырга мөмкинсең. Башыңа уй килдеме – аны эшләргә кирәк”, – дип нәтиҗә ясады җиңүче.