Россия Хезмәт министрлыгы 2025 елга пенсионерлар санының күпмегә артуын җиткерде

2025 елга пенсионерлар саны 40 миллион кешегә җитәчәк.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елга пенсионерлар саны 40 миллион кешегә җитәчәк, дип белдерә. Шулай итеп, хезмәткә яраклы булудан өлкән яшьтәге кешеләр өлеше хәзерге 24,6дан 27 процентка кадәр үсә. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко “Җәмгыять барлык яшьтәгеләр өчен” илкүләм конференциясендә җиткерде, дип хәбәр итә “Известия”.

Министр урынбасары шулай ук пенсиянең 2030 елга артуы көтелүен дә җиткергән.

"2012 елда кабул ителгән Пенсия стратегиясендә 2030 елга кадәрге күрсәткечләр төгәл күрсәтелгән. Аннан күренгәнчә, пенсия күләме 2,5 яшәү минимумыннан артыграк булырга тиеш", – дип шәрехләп үткән Вовченко сүзләрен ТАСС агентлыгы.