Министрлар Кабинеты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча видео, фотолар кабул итүне хуплый

Министрлар Кабинеты гражданнардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча видео һәм фотолар кабул итү рөхсәте турындагы канун проектын хуплады.

(Казан, 5октябрь, "Татар-информ"). Министрлар Кабинеты гражданнардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча видео һәм фотолар кабул итү рөхсәте турындагы канун проектын хуплады.

Россия Хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы кодекстагы рәсми раслау итеп, гражданнардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча видео һәм фотолар кабул итү рөхсәте турындагы үзгәрешләрне хуплады. Бу хакта Ачык Хөкүмәт матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТАСС.

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча гражданнар тарафыннан төшерелгән видео һәм фотолар рәсми раслау итеп кабул ителәчәк һәм алар штраф салуга нигез булып торачак. Әлеге канун проекты Россия Хөкүмәте утырышында 5 октябрьдә хупланды. "Халык инспекторы" механизмы инде бер елдан соң эшләп китәчәк”, диелгән хәбәрдә.