Л.Белоусова: “Туганайлар” республикада милләтара мәсьәләләргә караш уңай икәнен күрсәтә

“Туганайлар” керәшен газетасы чыга башлауга бүген унбиш ел тулды.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Туганайлар” керәшен газетасы чыга башлауга бүген унбиш ел тулды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына басманың баш мөхәррире Людмила Белоусова хәбәр итте.

“Бу газетада эшли башлавыма март аенда 10 ел була. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оешуга да ун ел, минем “Туганайлар”ны җитәкләвемә дә шуның кадәр үк. Моннан тыш, мин Республика Керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Халыклары ассамблеясы составында оешма әгъзасы да булып торам. Милләтара мөнәсәбәтләрне, телне саклауда баш мөхәррир булып кына түгел, ә ассамблея әгъзасы буларак та эшләдем. Безнең журналистларыбыз да ун ел буе шул казанда кайнады. Энографик басма буларак, журналистларыбыз да этно журналистлар. Милләтара мөнәсәбтләр, динара мөнәсәбәтләр, гореф-гадәтләрне кире кайтару, телне саклау — безнең төп темабыз”, - ди баш мөхәррир.

2002 елның 5 октябрендә Чаллы шәһәрендә “Туганайлар” иҗтимагый-сәяси керәшен газетасы шәһәр басмасы буларак дөнья күрә башлый.

“Газета өчен күп булмаса да, аз да түгел. Бигрәк тә керәшен басмасы өчен. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы чорларда дистәләгән керәшен басмалары чыкса да, аларның берсе дә 2-3 елдан артык яшәмәгән. Араларында иң гомерлесе – 1922 елда басыла башлап, сигез ел буена чыгып килгән “Киңәш” газетасы”, - ди “Туганайлар”ның баш мөхәрире.- 1993 елда, милли күтәрелеш чорында, нәселебезнең асыл заты Николай Антонов халкыбыз өчен “Керәшен сүзе” газетасын ачты. Керәшеннәр дәррәү күтәреп алган чын халык газетасы булды ул. Дүрт ел буена Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) редакторлыгында, аның үлеменнән соң минем редакторлыкта чыккан “Керәшен сүзе”нең гомере “Киңәш” газетасыныкыннан артса да, күпкә озын булмады”.

2002 елда, халык саны алу алдыннан, газета-журналлар, бигрәк тә шәхси басмалар, күпләп ябылган чакларда, “Керәшен сүзе”нә алмашка Чаллы шәһәре хакимияте тарафыннан “Туганайлар” газетасы гамәлгә куела. “Керәшен сүзе” никадәр кадерле, газиз булса да, “Туганайлар” – күптәннән хыялланган, көтеп алынган дәүләт газетасы иде. Казанда чыга башлагач, ул республика басмасы икәнен расларга тиеш иде һәм без моңа ирештек тә” – диде Людмила Даниловна.

“Шәхси газетадан алып, дәүләт газетасы статусына күтәрелгән “Туганайлар” газетасы республикада милләтара проблемаларга, динара проблемаларга карашның уңай икәнен күрсәтә”, - дип сүзен йомгаклады баш мөхәррир.