Казанда Әхмәт, Леон, Габриэлла һәм Бэлла дөньяга килгән

Узган атнада Казанда 456 бала тууы теркәлгән.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 456 бала (227 малай һәм 229 кыз) тууы теркәлгән.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 55. Туган вакытта миним
аль һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 580 һәм 5210 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Алинә, Әминә, Никита, Ярослав, Арина, Давид, Софья, Ясминә, Анастасия, Әмир, Кирилл.

Сирәк кушылган исемнәр: Валентин, Сабир, Айназ, Дениза, Аким, Таңсылу, Әнисә, Әхмәт, Леон, Габриэлла, Мианна, Данияр, Бэлла.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 256 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 62 һәм 65 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.