Федераль статистика хезмәте 20 елда беренче тапкыр ике ай рәттән бәяләр төшүен билгеләгән

2017 елның гыйнвар-сентябрендә бәяләр, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, 1,7 процентка үскән.

(Казан, 5октябрь, "Татар-информ"). 2017 елның сентябре куллану бәяләре индексы динамикасын караганда, берьюлы ике күрсәткеч буенча гаҗәпләндергән. Беренчедән, дефляция бу айда 1997 елдан башлап беренче тапкыр күзәтелә, икенчедән - 20 ел эчендә беренче тапкыр ике ай рәттән бәяләр төшүе күзәтелә. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

2017 елның гыйнвар-сентябрендә бәяләр, Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча 1,7 процентка үскән.
Сентябрьдә шикәргә бәяләр 9,9 процентка һәм яшелчәләргә 6,9 процентка төшкән. Тулаем алганда, азык-төлек бәяләре сентябрьдә 0,7 процентка арзанайган.

Шулай ук суганга бәяләр 21,7 процентка, бәрәңгегә - 18,9 процентка, кишергә - 18,4 процентка, кәбестәгә, чөгендергә , виноград, алмага - 7,8-16,6 процентка төшкән. Шул ук вакытта лимонга бәяләр 4,6 процентка, бананга - 4,3 процентка, кыярга - 1,3 процентка, әфлисунга - 0,5 процентка арткан ", - дип билгеләп үтә Дәүләт федераль статистика хезмәте.

Сентябрь аенда азык-төлек булмаган товарларга бәяләр 0,3 процентка кыйммәтләнгән.

Россиядә айлык минималь азык-төлек тупланмасы,  уртача алганда, сентябрь ахырында 3729,1 сум булган. Алдагы ай белән чагыштырганда,  ул 2,9 процентка кимегән (ел башыннан 1,1 процентка арткан).