Азнакай Хәрби хезмәт егетләрнең гайрәтен, кызларның тугрылыгын сыный

1 октябрьдән илебездә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

(Азнакай, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). 1  октябрьдән илебездә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу дүшәмбедә Азнакай районының чакырылыш комиссиясе дә эшен башлап җибәрде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Комиссия каршына баскан егетләрнең барсы да чатнап тора, күбесе спорт белән шөгыльләнә, берләре югары уку йортларын, икенчеләре көллиятләр тәмамлаган. Парашюттан сикереп, инде берникадәр хәрби чыныгу да алганнары бар. Әйтик, шуларның берсе, комиссияне беренче булып узган Тимур Гыйззәтуллинга ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев өйрәнүләр үтүе турында таныклык тоттырып, аның инде әзер десантчы булуын ассызыклады. Аннан соң кергән Ринат Хәнипов, Илья Волковка да тантаналы төстә шундый документ тапшырылды. Ә менә Рамазан Сәхәбиев хәрби комиссариат юлламасы белән ДОСААФта укып, “С” категорияле машина йөртүче хокукы алган, моның өстенә, эретеп ябыштыручы белгечлеге дә бар. Роберт Абдуллин шулай ук категорияле шофер да, 4 нче разрядлы аш-су остасы да. Кем булып хезмәт итәргә теләве үзеннән тора. Гомумән, комиссия үтәргә килгән егетләрнең күбесе әнә шулай берничә белгечлеккә ия булып чыкты. Әле быел гына читтән торып автомеханика факультетына укырга кергән Ленар Садриевка беренче семестр сессиясен тәмамлагач кына академик ял алып хезмәткә китәргә тәкъдим иттеләр. КФУда программист белгечлеге алган Марсель Толканбаевка хәрби хезмәтне һөнәре буенча сайларга киңәш итеп, армиядән тәҗрибә дә туплап кайту мөмкинлеген искәрттеләр.

Очрашып йөргән кызлары булу-булмавы белән кызыксынулары да тиктомалдан гына түгел иде. Ни дисәң дә, бер елга аерылып тору егетләрнең физик һәм рухи яктан, ә сөйгәннәренең мәхәббәт ныклыгында, тугрылыкта сыналу чоры да бит әле ул.

Шәһәребезнең 4 нче гомум белем бирү мәктәбендә укыганнан соң тау инженеры белгечлеге үзләштергән Александр Поздняков һәм нефтьче Айнур Гатауллин белән әңгәмә корып алабыз.

–ВДВ гаскәрләрендә, я булмаса диңгез пехотасында хезмәт итәр идем, –ди Саша. – Спорт белән яратып шөгыльләнәм. Нәселебездә бөтен ир-егетләр дә хәрби хезмәт үткән. Солдаттан тагын да белем өстәп, тәҗрибә туплап кайтырмын дип уйлыйм.

Ана теле, татар теленнән тыш, инглиз һәм немец телләрен белгән, тәрҗемәче дипломына ия егет комиссия әгъзаларының игътибарын җәлеп итте. Бүлек начальнигы аңа армиядә чит тел белүчеләргә аерым караш булуын әйтеп, хәрби хезмәттә дә белемен файдаланырга киңәш итте.

Айнур белгечлек алгач эшкә урнашырга да өлгергән. “Азнакайнефть”нең ЦДНГ-2 цехында оператор булып эшли.

–Хәрби хезмәттән кайтуыңны көтәбез, эш урының сакланыр, –дип вәгъдә иттеләр. Предприятиедә эш кешесенә хөрмәт зур, коллектив та бердәм, тату, – ди ул. Спорт белән мавыга, ярышларда да актив катнашып килгән.

Әнә шулай егетләрнең барсы да хәрби хезмәткә бар яклап әзер булуларын күрсәтте, иң мөһиме – теләп китүләрен белдерделәр. Көзге чакырылышта 70кә якын райондашыбыз солдат каешы буачак, диелә район хәбәрендә.