Айрат Фәррахов: Татар телен белү Татарстанда яшәүчеләр өчен плюс булып тора

Депутат фикеренчә, татар телен белү дәүләт хезмәтендә карьера ясарга теләүчеләргә этәргеч булырга тиеш.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татар телен белү Татарстанда яшәүчеләр өчен плюс булып тора, дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына җиденче чакырылыштагы Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

«Минемчә, татар телен ирекле өйрәнү кирәклек төшенчәсенә әйләнсен өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ул үз карьераңны төзү, дәүләт хезмәте буенча үсеш мөмкинлеге өчен кирәк. Безнең Конституциядә Президент ике дәүләт телен белергә тиешлеге исәпкә алынган. Әйдәп баручы дәүләт хезмәткәрләренә әлеге норманы кертергә мөмкин. Бу дәүләт хезмәтендә карьера ясарга теләүчеләргә этәргеч булыр иде», — дип белдерде Фәррахов.

Шул ук вакытта депутат камил дәрәҗәдә телне белү түгел, ә аңлау, аралашу, сорауларга җавап бирү һәм татар телендә документларны уку мөһимлеген ассызыклады.

Моннан тыш, Фәррахов фикеренчә, кешеләр телне ирекле өйрәнү түгел, ә татар теле укытуның түбән сыйфаты турында күбрәк сөйләргә тиеш. Әгәр заманча технологияләр кулланылса, хәл үзгәрәчәк, дип уйлый ул. «Беркем дә өстәмә телләр өйрәнүдән баш тартмый, чөнки бу өстәмә мөмкинлекләр дигән сүз», — дип белдерде депутат.

Ахырдан, ул мәктәп программасына телдән тыш, татар халкының мәдәниятен, шигъриятен, тарихын өйрәнүне кертергә тәкъдим итте. «Татарстан Республикасының көче — аның икътисады, инвестицияләре. Ә инвестицияләр бердәмлек, бөек мәдәният, матур тарих, белемле һәм әхлаклы халык булган илләргә килә, — дип йомгаклады сүзен Фәррахов.