5 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты медиарейтинг башында, бүген Авыл хуҗалыгы хезмәкәре билгеләп үтелде, иртәгә күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыкларының медиарейтингын җитәкләде/ Сентябрь аенда гамәви мәгълүмат чараларында республика башлыгы 12 мең 496 тапкыр искә алынган.

Минтимер Шәймиев: Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – зур көч түгеп ирешелгән бәйрәм/ "Бүген чын мәгънәсендә тарихи тантана", – дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстан мөфтие Россия Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнашты/ Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны вәкилләрен Татарстан белән таныштыруын билгеләп үтте.

Казанда шартлаткыч кую турындагы шалтыратулар аркасында эвакуациянең яңа дулкыны башланды/ "Тандем" сәүдә үзәгеннән һәм кайбер министрлыклардан хезмәткәрләрне, аларга килүчеләрне чыгаралар.

Роспотребнадзор Россиядә дуңгыз гриппының беренче очрагын теркәгән/ Авыру илнең көньяк төбәгендә килеп чыккан.

Л.Белоусова: “Туганайлар” республикада милләтара мәсьәләләргә караш уңай икәнен күрсәтә/ “Туганайлар” керәшен газетасы чыга башлауга бүген унбиш ел тулды. 

Без телебезне саклый алдык, Мәскәүдә татарча җырлыйбыз - Наилә Фатехова/ Наилә Фатехованың "Без бергә" дип аталган концерты "Казан" милли мәдәни үзәгенең концерт залында узды/

Роберт Миңнуллин: Балалар сыйфатлы әсәрләр яза башлады/ Халык шагыйре "Счатливые истории" хәйрия фондының эшчәнлеген югары бәяләде.

Татарстанда иртәгә күпчелек районнарда яңгыр көтелә/ Көндезге һава температурасы +8..+13 градус булачак.