Яр Чаллы табиблары Алманиядә стажировка үтә

Яр Чаллы шәһәрендәге кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе табибларыннан торган икенче төркем Алманиянең Йенск университет клиникасында стажировка үтә

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәрендәге кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе табибларыннан торган икенче төркем Алманиянең Йенск университет клиникасында стажировка үтә. Табибларның беренче төркеме Казанга стажировкадан сентябрь ахырларында кайтты. Алар туплаган тәҗрибә хастаханә нигезендә төзелә торган Төбәк югары технологик медицина үзәгендә кулланылачак.
Икенче төркем составында кардиология, кан тамырлары хирургиясе, анестезиология, травматология бүлекләре җитәкчеләре, шәфкать туташлары һәм табиблар керде. 15 октябрьгә кадәр барачак стажировка вакытында алар лекцияләр тыңлаячак, операцион клиникаларда эшләячәк.
Табиблар кардиологик авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү, югары технологик медицина ярдәмен тормышка ашыру һәм үстерү, җәрәхәт алган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү кебек программалар буенча стажировка үтә.
Аннан соң Алманиягә травматологлар, хирурглар, анестезиологлар китәчәк. Алар юл-транспорт һәм башка һәлакәтләр килеп чыкканда пациентларга ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.