Татарстанның суд приставлары видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итә

Агымдагы елда Татарстанның суд приставлары 5 меңгә якын мөрәҗәгатьне караган

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сентябрь башыннан алып видеоконференция режимында гражданнарны кабул итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Гражданнарны кабул итү башкару производстволары буенча гражданнарның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тулысынча карауны тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Видеоконференция үткәрү нәтиҗәсендә татарстанлылар суд приставларын ишетү генә түгел, үз күзләре белән күрә, хәлгә ачыклык кертә ала.
Идарә җитәкчесе урынбасары Флорид Галиханов видеоэлемтә режимында гражданнарны һәр дүшәмбедә 15.00 – 17.00 сәгатьләрдә кабул итә. 4 октябрьдә ул кабул иткән барлык гражданнар да үз сорауларына тулы һәм оператив җаваплар алды.
2009 елда Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә төрле проблемалар белән 5000 гә якын граждан мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елда шул ук сандагы мөрәҗәгатьләр суд приставлары тарафыннан 9 ай эчендә каралган.