Татарстан синоптиклары 10 градуска кадәр җылы вәгъда итә

6 октябрьдә Татарстан буенча 6–10 градус җылы, ә Казанда 6–8 градус

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым–төшем көтелми.
6 октябрьдә Татарстан буенча 6–10 градус җылы, ә Казанда 6–8 градус
7 октябрьгә каршы төндә 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.