Равил Моратов: “Ата–ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләләрен хәл итү өчен еллар узарга тиеш түгел”

Бүген ТР беренче вице-премьеры Балигь булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясе утырышын үткәрде

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Балигь булмаган балалар эшләре буенча муниципаль комиссияләр балалар мәнфәгатьләрен актив якларга һәм кирәк булган очракта ата–ана хокукыннан мәхрүм итүгә ирешергә тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Балигь булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында белдерде.
Комиссиядә балалар йортларында, интернатларда һәм социаль приютларда яшәүче балалар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителүчеләр гомуми балалар санының 1,6 процентын тәшкил итә, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин. Россиядә мондый балалар 2,6 процент тәшкил итә.
Равил Моратов утырышта катнашучыларның игътибарын балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең кайберләре укымаган булуына юнәлтте. Шулай итеп, Казанның Совет районы балалар йортында тәрбияләнүче 14 яшьлек бала укый-яза белми, ә 15 яшьлеге бары тик 2 сыйныф кына тәмамлаган. “Бу ничек шулай булырга мөмкин? Казанда шулкадәр тискәре мисаллар каян килгән? Бу тиешле чаралар күрелмәвен аңлата”, – дип белдерде Равил Моратов.
Еш кына 12–13 яшьлекләр балалар йортларына бер сыйныф та бетермичә эләгә, дип белдерде Казанның Балигъ булмаган балалр эшлөре буенча комиссия вәкиле. Бер очракта 15 яшьлек үсмерне әнисе 2 ел мәктәпкә җибәрми, шул ук вакытта приставлар ананы балага белем бирүне йөкләүче суд карарын үти алмый.
“Мондый мәсьәләләрне еллар буе хәл итәргә ярамый, - дип ассызыклады Р.Моратов. - Балалар мәнфәгатьләрен актив якларга һәм кирәк булган очракта ата–ана хокукыннан мәхрүм итүгә ирешү зарур”.
Беренче вице-премьер шулай ук кайбер балаларның социаль приютларда озак калуларын искәртеп узды. Шулай итеп, Аксубай районы приютында 6 бала елдан артык тора.
“Ни өчен балалар вакытлыча яшәү урыны булган приютта озакка кала? – дип кызыксынды Равил Моратов. – Тәрбиягә алырга теләүче гаилә булганда, нигә без аларны приютта тотабыз? Сәбәпләрен ачыкларга һәм хәл итәргә кирәк”.
Беренче вице-премьер социаль приютлар буенча анализ (балалар никадәр озак тора, оешмалар штаты нинди) әзерләүне йөкләде.