Р.Тимерҗанов: “Җинаятьләрне эзләү хезмәте барлык оператив хезмәтләрнең нигезе булып тора”

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Эчке эшләр министрлыгы системасында подразделение оешуының 92 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан әлеге министрлык ишегалдында республиканың җинаятьләрне эзләү һәм ачу хезмәтендә уңышлары белән аерылып торганнар хезмәткәрләр катнашында тантаналы тезелү һәм бүләкләү чарасы уздырылды.

ТР буенча эчке эшләр министрының беренче урынбасары – министрлыкның криминаль милиция башлыгы Ренат Тимерҗанов хезмәткәрләрне министр Әсгать Сәфәров һәм министрлык коллегиясе исеменнән котлап: “Җинаятьләрне эзләү идарәсе оешуга 92 ел булса да, аның традицияләре тирәнрәк. Җинаятьләрне эзләү хезмәте барлык оператив хезмәтләрнең нигезе булып тора. Шунысын да әйтми калу мөмкин түгел: быел 9 айда кеше үтерүләр соңгы 15 елда иң азы. Үз эшенә һәм хезмәти бурычына бирелгән чын һөнәрмәннәр эшли анда, күңеле саф, куллары пакь икән, андый хезмәткәрнең эше дә керсез була. Лаеклылардан лаеклыларын ведомство бүләкләре белән аерым билгеләп үтәбез, бу юлы алар барлыгы – 96. Шулай ук ветераннарның тырышлыгын да онытмыйбыз, элемтәләрне барлап торабыз һәм буыннар чылбыры бик нык”, - диде. Шул рәвешле, Россия ЭЭМнан 32 кешегә, ТР буенча ЭЭМнан 64енә ведомство бүләкләре тапшырылачак, һәм бүген аларның бер өлешен республиканың шәһәр һәм районнарыннан чакыртылган лаеклылар Ренат Тимерҗанов кулыннан кабул итеп алды. Аерым алганда, ТР буенча ЭЭМның Мактау грамоталары, “ТР ЭЭМнда әйбәт хезмәт иткән өчен” күкрәк билгеләре, “Восток” кул сәгате рәвешендә кыйммәтле бүләкләр, күп еллар дәвамында ЭЭМ эшләгән һәм яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә өлеш керткән өчен ветераннарга төрле истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Кешеләр, җәмгыять мәнфәгатьләрен яклап эшлисез, бу хезмәтнең ни икәнен ишетеп түгел, 17 ел дәвамында оператив хезмәттә эшләгән кеше буларак яхшы беләм. Иң мөһиме – Галиҗәнаб Уңыш сезгә юлдаш булсын!” – дип теләде әлеге министрлыкның Ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Евгений Гатцук җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Владимир Ивановка Россия ЭЭМ Ветераннар советы орденын биргәндә.

Тантана соңында Р.Тимерҗанов, В.Иванов, җинаятьләрне эзләү идарәсе һәм бүлекләре хезмәткәрләре хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориал төбенә чәчәк кәрзине һәм кызыл канәферләр китерделәр.