Казанда эчке авыруларны дәвалау мәсьәләләренә багышланган конференция узачак

“Эчке авырулар клиникасында диагностика, дәвалау һәм профилактика мәсьәләләре” III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ТР Эчке эшләр министрлыгының медицина хезмәтенә 80 ел тулуга багышлана.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 15-16 октябрь көнне Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының Мәдәни үзәгендә “Эчке авырулар клиникасында диагностика, дәвалау һәм профилактика мәсьәләләре” темасына III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара Эчке эшләр министрлыгының медицина хезмәтенә 80 ел тулуга багышлана.
ТРда Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар частеннән алган мәгълүматка караганда, конференцияне ЭЭМның медицина-санитар часте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе оештыра.
Конференциядә катнашучылар тарафыннан аерым ведомствога карый торган медицина һәм гомумән сәламәтлек саклау өлкәсе өчен актуаль булган эчке авыруларны дәвалау мәсьәләләре күтәреләчәк. Чыгышлар ТРда Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар часте эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы эш планнары; гомуми клиникада кичектергесез хирургия ярдәме күрсәтү очраклары; пневмонияне дәвалау; бронхиаль астма; ХОБЛ; артериаль гипертензияне диагностикалау һәм дәвалау һәм башка темаларга багышланачак.
Конференциядә Киев (Украина), Мәскәү, Новосибирск белгечләренең дә катнашуы көтелә.