Айрат Фәррахов Нидерланды Патшалыгы вәкилләре белән очрашты

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Нидерланды Патшалыгының эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашты

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Нидерланды Патшалыгының эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашты. Вәкиллекне Нидерландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Рон Келлер җитәкли.
Рон Келлер билгеләп үткәнчә, вәкиллекнең Татарстанга килүенең максаты – төрле өлкәдә, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, озак вакытка элемтәләр урнаштыру. Ике як та мәгълүмат белән алмашты, алга таба хезмәттәшлек итү планнары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.