5 сентябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә сәфәр кылды, Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәчәген белдерде, Роман Шаронов өлкән тренер булды.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Комтранс-2017» халыкара күргәзмәсендә булды/Биредә Татарстан техникасы да тәкъдим ителде.Татарстанга илаһият белгечләре җыелды/"Рухи Ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясендә 200 дән артык дин белгече фикер алыша.Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәчәге турында белдерде/Татарстан мөфтие әйтүенчә, кыерсытылган рохинджа халкына "Зәкят" фонды аша ярдәм оештырылачак.Хәния Фәрхине тамашачылары флешмоб белән искә алачак/Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула.Мин татар дөньясында эшләүгә сусаганмын икән – Марат Бәшәров/Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында "Мулла" фильмы проектының презентациясе узды.Бу сезонда Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралачак/Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр.18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый/Быел татар телен өйрәнергә теләүчеләр узган ел белән чагыштырганда күбрәк."Рубин" футбол клубының яшьләр командасына яңа өлкән тренер билгеләнде/Казан футбол клубының яшьләр командасын "Рубин"ның элеккеге футболчысы Роман Шаронов җитәкләячәк.Республикада иртәгә явым-төшем көтелми/Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +14..+19 градус булачак.