Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе тормыш юлдашы исемен әйтте
Талия Миңнуллина «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры Марат Вәлиуллинга кияүгә чыкты.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры Марат Вәлиуллинга кияүгә чыкты. Бу хакта Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы «12 кат» проекты кысаларында «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.
«Бу минем яраткан кешем. Һәм, миңа калса, чыннан да, мине аңлаган һәм мине яраткан кеше. Мин үз тормышымда бик күп рациональ карарлар кабул иттем һәм бу карарым эмоциональ булды», — диде Миңнуллина.
Аның әйтүенчә, алар озак вакытлар очрашкан һәм мөнәсәбәтләрен яшермәгән.
«Безнең никах булды. Бу гаилә тантанасы дип уйлыйбыз, шуңа күрә без әти-әниләрне һәм иң якын кешеләрне генә чакырдык», — дип уртаклашты агентлык җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз