news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләрдән яңа архитектура объектына исем табуда ярдәм сорыйлар

Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, стела безнең экологиягә сак карашыбызны символлаштыра.

Түбән Камада яшәүчеләрдән  яңа архитектура объектына исем табуда ярдәм сорыйлар
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына шәһәрнең Төзүчеләр һәм Химиклар проспектлары чатында яңа стела куелачак. Түбәнкамалыларга әлеге стелага исем уйларга тәкъдим итәләр.

Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, стела үсә торган агач рәвешендәге 13 метрлы конструкциядән гыйбарәт. Конструкция — композит материал белән тышланган металл өлгедән, агач үзе металлдан эшләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Стела безнең экологиягә сак карашыбызны символлаштыра. Агачны каплап тора торган металл өлге — ул табигатьне саклаучы колба», — ди Эмиль Сираҗетдинов.

Теләге булган һәркем яңа стеланы ничек атауда үз фикерен җиткерә ала. Фикерләр һәм вариантларыгызны безнең  ВКонтакте яки Инстаграм челтәрләрендәге төркемнәрдә язып калдыра аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100