Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада беренче төзүләрнең каберләрен чистартканнар
Акция кысаларында 50 кабер тәртипкә китерелгән.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада төзелеш тармагы Ветераннар советы, «Бердәм Россия» шәһәр депутатлар фракциясе әгъзалары, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «Камэнергостройпром» хезмәткәрләре, Королев исемендәге политехника көллияте педагоглары һәм студентлары беренче төзүчеләрнең каберләрен чистарту эшендә катнашкан.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бу традициягә Төзүчеләр көне һәм Түбән Каманың 55 еллыгы алдыннан нигез салынган.
Әлеге акция Түбән Кама төзүчеләренең быел оешкан Ветераннар советы тарафыннан тәкъдим ителгән һәм халык арасында хуплау тапкан. Акция кысаларында 50 кабер тәртипкә китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз