Татарстанлылар Кама Тамагы һәм Зәңгәр күлдә экотуризмны үстерү идеясе белән уртаклаша

Җирле халыкны һәм бизнесменнарны республикада яңа туристик кластерлар булдыруга җәлеп итәчәкләр.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Зәңгәр күлләрдә һәм Кама Тамагында экотуризм өчен яңа комплекслар булдыруга Татарстан бизнесменнарын һәм җирле халыкны җәлеп итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.

«Без җирле халык белән эшләми торып алга атлый алмаячакбыз, чөнки бу эшнең иң мөһим икътисади принципларының берсе — иҗтимагый киңлекләр бөтен территория һәм эш урыннары үсешенә этәргеч бирергә тиеш. Алга таба гаризалар әзерләү этабында без җирле бизнес һәм халык белән еш очрашачакбыз», — диде Фишман-Бекмамбетова.

Территорияләрне үстерү турындагы идеяләрен татарстанлылар краудсорсинг платформасында калдыра алачак, шунда ук яңа туристик урыннар эшләүне дә күзәтеп була. Проектларны эшләүнең берничә этабыннан соң командалар потенциаль инвесторларга һәм профильле министрлык һәм ведомство вәкилләренә презентация тәкъдим итәчәк.

«Барлык халык, белгечләр һәм экспертлар проектлар өстендә эш барышы турында хәбәрдар булсын өчен, зур план формалаштырыла. Priroda.life экотуризмны үстерүдә кызыксынган барлык кешеләр дә проект барышын күзәтә алсын өчен фильмнар, файдалы материаллар, экспертларның ачык лекцияләрен урнаштырачак», — дип сөйләде табигый территорияләрдә коммерция һәм туристик инфраструктура булдыру буенча эксперт, кунакханә девелоперы Оксана Саргина.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Лобач тавы һәм Зәңгәр күлләр проектлары төзекләндерү өчен федераль акча алырга мөмкин. Республика, Бөтенроссия конкурсында җиңеп, шундый мөмкинлек алды.