Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама лагерында балалар сугыш геройларын искә алды
Кичә Җиңүнең 75 еллыгы һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында узды.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Камский Артек» үзәгендә балалар өчен иҗади смена дәвам итә. Күптән түгел Түбән Кама укучылары Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Тарихи датага тулы бер көнне багышладык. Чараны иң өлкән отряд әзерләде, сценарийдан алып реквизитка, атрибутикага кадәр. Атна дәвамында әти-әниләр ак күлмәкләр, сугыш еллары пилоткалары алып килделәр, лагерь балалары үз куллары белән кәгазьдән торналар ясады. Бер минут тынлык һәм импровизацияләнгән Җиңү монументына чәчәкләр кую белән солдатларны искә алдык, хәтер шәмнәре кабыздык», — дип сөйли лагерь директоры Екатерина Юртаева.
Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә Җиңүнең 75 еллыгы һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз