Әгерҗедә приютта тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырылды

Аларга китап, шахмат, кием-салым бүләк ителде.

(Әгерҗе, 5 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Әгерҗе районының «Наз» балалар өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләргә Мәскәү шәһәренең «Татар штабы» бүләкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бизәкле шахмат җыелмасы уйнарга яратучыларны сөендерәчәк, китаплар укуга кызыксынуны һәм фикерләүне үстерә, ә җәйге кием-салым һәр тәрбияләнүченең күңеленә хуш килде.