Алабугада җәйге сәламәтләндерү лагерьлары ачылды

«Урман әкияте» лагерена 40 бала килде, ә 5 июльдә «Яшь төзүче» оешмасында 70 бала ял итәргә җыена.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Алабугадагы шәһәр яны лагерьларына җәйге сменаларга балалар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина хәбәр иткәнчә, беренче смена 4 һәм 5 июльдә үз эшен башлаячак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы хәбәр итә.

Шимбә көнне «Урман әкияте» лагерена 40 бала килде, ә якшәмбе көнне, 5 июльдә, «Яшь төзүче»гә 70 бала ял итәргә җыена.

Коронавирус пандемиясе шәһәр яны лагерьларына гаризалар санына йогынты ясамады. Ата-аналар узган елдагы кебек балаларны ял итәргә җибәрергә теләк белдерде.

Лагерьда ял иткән балалар янына ата-аналары килә алмый. Шуңа күрә аларга 21 көнгә җыенып барырга кирәк.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марс Сафин сүзләренчә, вазгыятькә карамастан, лагерь белән шәһәр арасында элемтә югалмаячак.

«Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белгечләре онлайн режимда чаралар уздырачак», — дип аңлатты ул.