Универсиадага Татарстанның транспорт комплексын яңартканнар

Казанда 10нан артык транспорт чишелеше һәм 60 км автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Универсиадага Татарстанның транспорт комплексын яңартканнар. Казанда 10нан артык транспорт чишелеше һәм 60 км автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, дип хәбәр итә Федераль юл агентлыгы матбугат хезмәте.

Универсиада алдыннан РФ Федераль юл агентлыгы тарафыннан “Казан” халыкара аэропорты белән Татарстан башкаласын тоташтырган 15 км автомобиль юлында ремонт эшләре башкарылган. Белгечләр юл катламын алыштырган, яңа тамгалар салганнар, юл кырыендагы киртәләрне яңартканнар һәм ут баганаларын ремонтлаганнар. Җәмәгать транспорты пассажирлары өчен заманча тукталыш павильоннары урнаштырылган.

Электр энерниясен экономияләү максатыннан, автоматик яктырту системасы кулланылган. Куркынычсызлыкны яхшырту өчен, яхшы пленкалы юл билгеләре куелган.

Юл объектларын реконструкцияләү 112 млн. сум таләп иткән.

Шул ук вакытта үзгәрешләрдән файда сизелерлек булачак. Инде бүген әлеге юл участогыннан тәүлегенә якынча 15 мең автомобиль уза. Казан аэропортында яңа терминалның сафка бастырылуын исәпкә алып, әлеге магистральдә машиналарның саны артуы фаразланыла.

“Без Универсиада вакытында федераль трассаларда пассажирлар агымының артуын фаразлыйбыз, чөнки ярышларда катнашучыларның көтелгән саны 13 меңнән артып китә”, - дип билгеләде Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт.

“Волго-Вятскуправтодор” идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Минһаҗев сүзләренчә, әлеге магистраль - Марий Эл, Удмуртия һәм Чувашияне тоташтыра торган мөһим транспорт артериясе.