ТР ведомствоара электрон документ алмашу системасы августтан ЗАГС органнары сервисы белән тулыланачак

Татарстанда илдә беренчеләрдән булып шәхси саклаудагы документларны электрон юл белән алмашу җайга салыначак

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республиканың ведомствоара электрон документ алмашу системасы август аеннан ЗАГС органнары сервисы белән тулыланачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, шул рәвешле, Татарстанда илдә беренчеләрдән булып шәхси саклаудагы документларны электрон юл белән алмашу җайга салыначак. Сүз гражданлык актлары хәлен теркәүгә кагылышлы мәгълүматка – никахны теркәү, туу, үлү турындагы таныклыкларга һ.б. кагыла. Әлеге документлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә еш таләп ителә.