Торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча 6 муниципаль районда графиктан калышу күзәтелә

Бүген күп фатирлы 821 йортта ремонт эшләре бара

 (Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быелгы республика планына кертелгән күп фатирлы 823 йортның 821 ендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 6 муниципаль райондагы 9 йортта графиктан 20 процентка калышу күзәтелә. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин муниципалитетларны графикка тигезләшергә чакырды. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

3 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча барлыгы 3 млрд 497 млн сумлык эшләр башкарылган. Бу программада каралган еллык лимитның 74 проценты дигән сүз. Апас, Саба һәм Спас районнары капиталь ремонт эшләрен тулысынча тәмамлап, йортларны кабул итеп алуга тәкъдим иткән.

Төзелеш министры шул ук вакытта Дәүләт торак инспекциясенә башкарылган эшләрнең 20 проценты буенча гына актлар алынуын искәртеп, активлашырга чакырды.

Белгәнебезчә, федераль фонд, төбәк, җирле бюджетлардан тыш, капиталь төзекләндерү программасын финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. Бүгенгә идарә оешмалары счетына гражданнардан ремонт өчен җыелган 856,2 млн сум (лимитның 41,36 проценты) күчерелгән.

Ирек Фәйзуллин кайбер идарә компанияләренең күп фатирлы йортлар реестрын формалаштырганда капиталь ремонт өчен түләүләр суммасын күрсәтмәвенә басым ясады. Шуңа Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе милекчеләрдән күчкән акчаларны һәр йорт буенча исәпкә алганда кыенлыклар алдында калган. Мондый проблема Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Аксубай, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорски, Менделеев, Түбән Кама һәм Чирмешән муниципаль районнарында күзәтелә. Министр бу мәсьәләгә контрольне көчәйтергә кушты.

Республика мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программасы үтәлешенә килгәндә, бүген эшләр барлык муниципаль берәмлектә бара. Хәзер 166 объектта эшләр дәвам итә, ә Яңа Чишмә мәктәбе мәсьәләсе ахырга кадәр хәл ителеп җитмәгән. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре урыннарга чыгып мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләренең сыйфатын тикшергән. Урыннарда 154 объектта барлыгы 429 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 84 объектта 310 кимчелек ачыкланган, шуның 181 е төзәтелгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда төзелергә тиешле модульле фельдшер-акушерлык пунктларының 36 сы инде файдалануга тапшырылган. Тагын дүртесен монтажлау тәмамланып, аларны хәзер коммуникация, электр челтәрләренә ялгыйлар. Моннан тыш, 16 модульле ФАПны монтажлау бара. Эшләрнең барысы да график буенча бара, дип билгеләп үтте төзелеш министры.

Гамәлдәге ФАПларны төзекләндерүгә килгәндә, монда да эшләр графиктан калышмый. Плаштырылган 300 объектның 163 ендә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән инде. 97 сендә эшләр дәвам итә, тагын 40 объектта график буенча эшләр июльдә башланырга тиеш. Быелгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 27 табиб амбулаториясенең хәзергә 6 сында эшләр тәмамланган. Калганнарында эш график буенча дәвам итә.