“Татар-информ” МА сайтында – Казандагы Универсиада трансляциясе

5 нче июльгә онлайн-трансляцияләр анонсы

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). “Татар-информ” МА Универсиада объектларыннан һәм чараларыннан көндәлек онлайн-трансляцияләрне башлый. Сезнең игътибарга 5 нче июльгә онлайн-трансляцияләр исемлеген тәкъдим итәбез.

Иртәнге 11дә беренче трансляция Универсиада меди-үзәгеннән була, анда FISU белгечләре, Универсиада дирекциясе һәм оештыру комитеты белән беренче матбугат конференциясе уза.

Көндезге 12дә әлеге конференц-залдан “Универсиаданың допингка каршы тәэмин ителешен оештыру” темасы буенча матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе була.

Чәгать 12.00 Казансу буенда яңа “Казан” гаилә үзәге үз ишекләрен ача. “Татар-информ” МА интернет-тамашачылары XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уңаеннан, 27 парның язылышуын күрәчәк.

Сәгать 14.30 Камал театры алдындагы мәйданнан туры эфир башлана, анда “Радио Спорт” тапшырулары ачылу тантанасы була.

Олимпия чемпионнары белән зарядка ясау спортны массакүләм яклау символы булачак, аны ачык һавада танылган Россия спортчылары – легендар гимнаст, 2 тапкыр Олимпия чемпионы Любовь Бурда (Андрианова) һәм бокс буенча дөнья чемпионы Наталья Рагозина – уздыра.

Тантанада йолдызларның чыгышы да көтелә. Казан халкын һәм Универсиада кунакларын зур спорт бәйрәме белән Россиянең популяр башкаручылары Дима Билан һәм Юлия Савичева, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов котлаячак.