Казанда скакалка белән сикерү буенча Россия рекордын куйганнар

Һәрбер теләк белдергән кеше “рекордсмен” була алган

 (Казан, 5 июль, Татар-информ, Руслан Дәүләтшин). Бүген Казанның зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсендәге машиналар кую урынында мссакүләм скакалка белән сикерү буенча Россия рекордын куйганнар.

Рекорд куюда катнашу өчен, теркәлергә, бейдж, бандана алырга, махсус футболка кияргә һәм кулга скакалка алырга кирәк булган. Урында медицина ярдәме пункты һәм су бирү пунткы оештырылган.

“Башка шәһәрләрдә төрле рекордлар куялар. Без әлеге чараны сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү сәбәбе буларак, махсус рәвештә Универсиада алдыннан уздырырга булдык. Россиядә скакалкалар белән рекорд беренче тапкыр куела, әгәр дә үткән гасырның 20 нче, 30 нчы елларында ни булганлыгын исәпкә алмасак, ул чакта скакалка аша сикерү массакүләм чара булган”, - диде журналист, “Россия рекордлар китабы”на нигез салган һәм аның баш мөхәррире Алексей Свистунов.

Берничә кабатлаудан һәм сәламләү сүзләреннән соң, 730 шәһәр халкы, бигәрк тә, мәктәп укучылары ярдәмендә рекорд куелган.

Рекорд куйганнан соң, һәр катнашучыга истәлекле дипломнар һәм сертификатлар бирелгән. Шулай ук өстәмә призлар, шул исәптән, фитнес-үзәктә бушлай булу мөмкинлеге уйнатылган.