Казанда Истанбул скверы ачылды

Сквер Татарстан һәм Төркия халыклары арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен символлаштыра

  (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Чистай һәм Әбсәләмов урамнары чатында “Истанбул” скверы ачылды. Казан мэры Илсур Метшин Яңа Савин районында яшәүчеләрне шул вакыйга белән котлады. Бу районда скверның пәйда булуы Татарстан һәм Төркия халыклары арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен символлаштыра, дип билгеләп үтте бәйрәм тантанасында шәһәр мэры.
Бу тантанада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, Казан башкарма хакимияте, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте вәкилләре катнашты.
“Төркия белән безнең мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсеш ала. Безнең дустыбыз Истанбул мэры Кадир Топбаш узган ел Истанбулда искиткеч сквер ачты һәм бүген без бүләк әзерләдек. Сквер ачу инициативасы белән чыккан Татарсан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм төзелеш эшләрендә катнашучыларга рәхмәт белдерәм”, - дип белдерде Илсур Метшин.
“Истанбул – дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе. Үз вакытында Наполеон дөньяда бер дәүләт булса аның башкаласы Истанбул булыр иде дип әйткән. Бүген ул Казан турында да охшаш сүзләр әйтер иде дип уйлыйм. Универсиадага күп эшләр башкарылды һәм алар Уеннар мирасы булып тора. Универсиада узачак, ә барлык төзелгән объектлар биредә яшәүчеләргә калачак”, - диде И.Метшин.
Үз чиратында, Сабри Тунч Ангылы билгеләп үткәнчә, Казан Истанбул өчен мөһим партнер булып тора. “Казан белән Истанбул арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләр ике халык арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләр символы булып тора. Безнең туган тел, дин һәм мәдәният бер-берсенә якын. Безнең тарихи элемтәләрне саклаучыларга рәхмәт. Бу сквер шәһәрлеләрнең буш вакытларын үткәрү урынына әйләнер дип ышанам”, - диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы.
Скверда су сибә торган система белән җиһазланган газон җәелгән, куаклар, агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Скверның төп үзенчәлеге буларак зур фонтан урнаштырылган.