Казанда 45 мең урынга исәпләнгән стадионга иң яхшы исем конкурсында җиңүче бүләкләнде

Җиңүчегә Ipad һәм Универсиада ачылышына чакыру билеты тапшырылды

  (Казан, 5 июль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген Казанда 45 мең урынга исәпләнгән стадионга иң яхшы исем конкурсында җиңүче тантаналы рәвештә бүләкләнде. Искәртеп узабыз, ул беренче булып Kazan-Arena исемен тәкъдим иткән Эдуард Садыйков. Ул Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе Уку үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли.
“Конкурста катнашырга булдым һәм үз вариантымны җибәрдем”, - дип билгеләп үтте җиңүче.
Бүген җиңүчегә Ipad һәм Универсиада ачылышына чакыру билеты тапшырылды.