Актанышның Күҗәкә җирлегендә 6 чакрым юл кулланылышка тапшырылды

Биредә юл төзү эшләре 2011 елда ук башланган булган

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авыл җирлегендә яңа түшәлгән 6 чакрым озынлыктагы юл кулланылышка тапшырылды. Биредә юл төзү эшләре 2011 елда ук башланган булган.
Юл ачу тантанасы барлык авыл халкын үзенә җыйнады. Чарада “Татавтодор” оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе Марат Самигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильнар Фаттахов, “Главтатавтодор” транспорт оешмасының юлларны кабул итүче кураторы Камиль Фардиев һәм юл төзелүдә үзләреннән өлеш керткән җитәкчеләр катнашты.
Иң элек җирлек башлыгы Рамил Хайбиев сүз алып, әлеге юлның авыл халкы өчен бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады. Бу юлларда авыл халкының хәвеф-хәтерләрсез генә йөрүләрен теләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильнар Фаттахов исә, үз чыгышы барышында юл мәсьәләсенең авылны яшәтүче төп факторларның берсе булуына басым ясады, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.