Татарстанда кояшлы һәм җылы

Явым-төшем көтелми
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 28-30 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 27-32 градус тәшкил итәчәк.
7 июльгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә, температура 13–18 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.