Мәскәүдә Сабан туе гөрләп узды

Меңләгән мәскәүле һәм Сабантуй кунаклары Воробьевы Горы территориясенә җыелды
(Мәскәү, 5 июль, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Мәскәүдә гомумшәһәр татар-башкорт бәйрәме узды.
Бу юлы меңләгән мәскәүле һәм Сабантуй кунаклары Воробьевы Горы территориясенә җыелды.
11 сәгатьтә мәйданда кул көрәше, аркан тарту, капчыкта йөгерү, кашык кабып йөгерү кебек балалар һәм яшүсмерләр өчен мавыктыргыч уеннарда катнашучылар чиратка тезелде. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан, Россиянең башка төбәкләре фольклор коллективлары башкаруында татар, башкорт, рус, удмурд һәм башка көйләр яңгырады.
Сабантуен оештыру комитеты рәисе Әнвәр Хөсәенов “Быелгы бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тулу һәм ТАССРның 90 еллыгына багышлана, дип билгеләп үтте.
Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Владимир Платонов сәламләде. “Мәскәү 140тан артык милләт вәкилләре өчен туган шәһәргә әйләнде, без киләчәктә дә алар бер-берсен аңлашып дус-тату яшәсеннәр өчен тырышачакбыз”, - диде ул. Мәскәү шәһәре Думасы спикеры дуслык билгесе итеп Татарстан делегациясенә истәлекле бүләк тапшырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда: “Без күп еллар дәвамында Мәскәүдә гасырдан-гасырга килгән халык бәйрәмендә очрашабыз. Без барыбыз да – татарлар, башкортлар, биредә яшәүче башка милләт вәкилләре туганнар кебек очрашабыз”, - диде.
“Быел Сабантуй Татарстан авыллары, районнары һәм шәһәрләрендә генә түгел, ә БДБның бөтен илләренә һәм ерак чит илләрнең күп кенә шәһәрләренә халык бәйрәме буларак илде, дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
2010 елгы Сабантуйда мәскәүле, узган елгы Сабантуй чемпионы Максим Афонин абсолют батыр калды.