Буаның “Наратлык” сәламәтләндерү лагерында Америка студентлары булып китте

Югары технология вузларында белем алучы дүрт студент ял йортына “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында визит ясады
(Буа, 5 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Американың югары технология вузларында белем алучы дүрт студенты “Наратлык” сәламәтләндерү лагерында кунакта булып китте.
“Байрак” газетасы язганча, америкалылар балаларның саф һавада, уңайлы шартлары булган ял йортында яшәүләренә сокланганнар. Очрашуда балалар чит ил кунаклары белән рус телендә аралашканнар. Америка студентлары океан артында да аерым юнәлеш буенча шөгыльләнүче лагерьлар булуы турында сөйләгәннәр.
“Наратлык” балалары кунакларга үзләре ясаган сувенирлар, кул эшләнмәләре бүләк иткәннәр.