Актанышта “Динамо“ физкультура-спорт җәмгыятенең Сабантуе булды

Чарада аз керемле гаиләләрдә үскән, физик яктан кимчелекләре булган балаларга зур игътибар бирелде
(Актаныш, 5 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен яхшырту, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, аз керемле гаиләләрдә үскән, физик яктан кимчелекләре булган балаларга игътибар итү максатыннан Актанышта “Динамо“ физкультура-спорт җәмгыятенең Сабантуе оештырылды. Бу хакта “Актаныш таңнары” хәбәр итә.
Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Илеш районнары командалары өч төрле ярышта көч сынашты: мини-футбол, спорт-күңел ачу эстафетасы, татар-башкорт көрәше. Мини-футболда I урынга – Илеш, II урынга – Актаныш, III урынга Мөслим командалары ия булды. Мини-футбол уеннарында читтән килгән өч район уенчылары белән бергә 2 мәктәпнең “Бөркет“, Такталачык интернат-мәктәбенең “Таң” һәм район милиция балаларының “Динамо резервлары“ командалары да уңышлы чыгыш күрсәттеләр. Спорт-күңел ачу эстафетасында Уразай, Чалманарат һәм Пучы командалары I-III урыннарны бүлеште.
Татар-башкорт көрәше өч үлчәүдә үтте. Биредә Актаныштан Алгиз Исмәгыйлев Баш батыр булып калды. “Динамо“ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Владислав Лавров һәр уенчыга бүләкләр тапшырды.