Татарстаннан эзтабарлар отряды сугыш явында ятып калган якташларының сөякләрен җирләргә Нева буена бара

Татарстаннан эзтабарлар отряды сугыш явында ятып калган якташларының сөякләрен җирләргә Нева буена бара

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәре студентларыннан һәм мәктәп укучыларыннан торган эзтабарлар отряды 9 июльдә «Хәтер китабы» редакциясе җитәкчелегендә Санкт-Петербург янындагы «Невский пятачок» дигән җиргә чираттагы эзләнү экспедициясенә китә.

Мәгълүм булганча, биредә Ленинградны яклау сугышларында бик күп татарстанлылар һәлак булган. Бу хакта солдат медальоннары гына түгел, татар телендә язылган немец листовкалары да исбатлый. Ике ел ярым барган сугышларда 200 мең кеше һәлак булганы мәгълүм. Ә статистика буенча анда һәр тәүлек 700гә якын сугышчы үлгән. Шуларның 10 меңе генә рәсми рәвештә җирләнгәне билгеле. Бүгенге көндә яу кырында җан биргән солдатларның сөякләре окопларда, блиндажларда, урман һәм елга буйларында ята.

«Хәтер китабы» редакциясе хезмәткәре Михаил Черепанов әйтүенчә, быелгы экспедициянең максаты — ятып калган солдатларның сөякләрен табу һәм җирләү, сугыш коралларын җыю һәм аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшыру. Алар алдында шулай ук Казанда яңа ачылган Бөек Ватан сугышы мемориал музеена экспонатлар алып кайту бурычы да тора. Әлеге эзләнү отрядына 12 кеше керә. Аны «Хәтер китабы» редакциясе хезмәткәре Артем Лишафа җитәкли. Отрядта Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт университеты студентлары һәм башкала мәктәпләре укучылары бар.