Татарстанга гепатитка һәм полиомиелитка каршы вакциналар кайтарылды

Татарстанга гепатитка һәм полиомиелитка каршы вакциналар кайтарылды

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 2005 елның июнендә "Вакцинопрофилактика" федераль максат программасы кысаларында федераль бюджет хисабына республикага 2 099 680 сумлык БЦЖ, БЦЖ-м, АКДС, полимиелит һәм гепатитка каршы, Б (балалар өчен) вакциналар, АС һәм АДС анатоксиннары кайтарылды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы кушуы буенча вакциналары Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарына билгеләнгән. 2005 елда Республикага федераль бюджет хисабына кайтарылган дару препаратларының бәясе 20 061 185 сум тәшкил иткән.