news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтүне хәл итәчәк

Басма продукцияне таратучылар коронавирус вазгыятеннән зыян күрүчеләр өчен ярдәмгә дәгъва итә алмый.

ТР Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтүне хәл итәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта онлайн-конференция барышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Без сезнең белән бергә әлеге категориядә федераль үзәк буенча ничек эшләячәгебезне караячакбыз. Без сезне ишеттек, бу мәсьәләне эшләп бетерәчәкбез», — диде министр.

Эшмәкәрләр проблемасы турында «Сәүдә агентлыгы» компаниясе җитәкчесе Зөфәр Хәкимҗанов әйтте. Ул басма продукцияне таратучыларның дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә алмавын сөйләде.

Россия массакүләм мәгълүмат чаралары Covid-19дан зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100