news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына браузер уены эшләп чыгардылар

«Татар-информ» СССРда һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына браузер уены эшләп чыгардылар. Интернет-кулланучылар «События» сайтында игътибарлылыгын һәм реакциясен сынап карый ала.

Быел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 30 ел тула. Агентлыкны оештыру турында карарга 1990 елның 6 июнендә Минтимер Шәймиев кул куя. «Татар-информ» СССРда һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды.

Яңалыклар тасмасында көн саен рус телендә 250 һәм татар телендә 60тан артык яңалык чыгып бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100