news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Транспорт министрлыгы төбәкләрдә универсаль юлда йөрү картасын кертергә ниятли

Юлда йөрү өчен түләүнең бердәм стандартлары киләсе елда кулланылачак.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә йөрү өчен түләүнең бердәм стандартларын эшләргә ниятли. Бу киләсе елда Россиянең теләсә кайсы төбәгендә универсаль юл билетын кертергә мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Транспорт министрлыгы алдында әлеге чараны 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру бурычы тора», — диде Россия Транспорт министрлыгының Цифрлы трансформация департаменты директоры Дмитрий Баканов.

Моның өчен төбәкләрдә алдынгы цифрлы технологияләр кертәчәкләр. Ташучылар транспорт чараларын стационар валидаторлар һәм мобиль терминаллар белән җиһазландыра алачак, пассажирлар агымы мониторингы һәм юл йөрү өчен түләүне контрольдә тотуның цифрлы сервисларыннан файдалана алачак.

Универсаль юлда йөрү картасы халык өчен җәмәгать транспортының җәлеп итүчәнлеген арттырырга тиеш, дип саныйлар Транспорт министрлыгында. Бердәм стандартлар шулай ук төбәкләргә субсидияләр чыгымнарын оптимальләштерергә һәм салым салына торган керемне арттырырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100