Июньдә россиялеләрне Казанга Әрмәнстан һәм Төркия авиарейслары белән алып кайтачаклар

Июньнең беренче яртысында республика башкаласына биш илдән рейслар планлаштырылган.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россиягә кайта торган авиарейслар исемлеген игълан итте. Барлыгы 5-17 июньдә 46 рейс планлаштырылган, шул исәптән бишесе - Казанга. Чит илдән кайта торган туристлар өчен мәгълүмат федераль министрлыкның Telegram-каналында чыккан.

Шулай итеп, 11 июньгә Денпасардан һәм Бангкоктан Казанга, ә 15 июньнән Ереваннан һәм Антальядан, 17 июньдә Бишкектан рейслар планлаштырылган.

Ватаннарына кайтучы гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында теркәлә ала.