Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда республика программасы буенча ишегаллары төзекләндерелә башлады
«Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән.
(Азнакай, 5 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резедә Шәрипова). Азнакай шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла башлады. «Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге программага районда барлыгы 135 ишегалды кергән. Короновирус сәбәпле, аны тормышка ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. Быел исә барлыгы 28 ишегалдында яңарышлар көтелә.
Радужная урамында юлларны ремонтлауга керешкәннәр инде. Бу эшләргә 17 млн сум акча каралган. Кварталда балалар, спорт мәйданчыклары төзелешенә 15 млн сум китәчәк.
Муниципаль программа буенча да быел шәһәр урамнарында 15 млн сумлык эш башкарылачак. Солтангалиев урамында яңа бордюрлар куела, тротуар, асфальт җәелә.
Нефтьчеләр урамының икенче ягында, Хәсәнов урамында, Ишкәев паркында, социаль яклау бүлеге кырында юл фонды программасы буенча 22 млн сумлык эшләр алып барыла.
Актүбә бистәсендә, Яңа Юл микрорайонында, Уразай, Микулино, Мәнәвез авылларында таш юллар түшәлгән.
«Шәһәр һәм авыл халкы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Мондый программалар кирәк. Биш ел дәвамында һәр ишегалды үз йөзен үзгәртәчәк», — диде Марсель Шәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз