news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында яшәүче иң зур гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

Рәмис белән Гөлсинә Нигъмәтуллинлар ун бала тәрбияли.

Алексеевск районында яшәүче иң зур гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды
«Заря» газетасы

 (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов районның иң зур гаиләсенә бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта «Заря» газетасы яза.

Нигъмәтуллиннар гаиләсе Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында яши. Рәмис белән Гөлсинә Нигъмәтуллиннар 10 бала тәрбияли. Өлкән уллары армиядә хезмәт итә.

Күп балалы гаиләгә азык-төлек җыелмалары, канцелярия товарлары һәм уенчыклар тапшырылды.

«Сезнең гаилә — ул мәхәббәт һәм татулыкның уникаль үрнәге. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең йортыгызда һәрвакыт иминлек һәм үзара аңлашу мохите хөкем сөрсен», — дип теләде Сергей Демидов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100