5 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде.

Татарстан һәм Haier компаниясе Чаллыда “акыллы завод” төзү турында килеште / Кер юу машиналары җитештерү заводы төзү проектын 2019-2022 елларда тормышка ашырырга планлаштыралар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде / Алексей Песошин “Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен мактауга лаек булды.

Айрат Хәйруллин республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде / Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Швейцария икътисады буенча статс-секретарь белән фикер алышты / Әлегә Татарстан белән Швейцария арасында товар әйләнеше елына 112 млн доллардан артмый.

Минзәлә театры «Салкын кын» спектаклен Казанда күрсәтте / Трагедия «Нәүрүз» театр фестивале программасына кертелгән.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде / Рөстәм Миңнеханов аның Иннополисны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәген әйтте.

Казах театры Казанга яшь чикләре 18+ булган курчак спектакле алып килгән / Алматы шәһәре курчак театры «Нәүрүз» театр фестивалендә Шекспирның иң популяр пьесасы буенча куелган «Ромео-Джульетта» спектаклен күрсәтте.

Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Равил Гайнетдин белән очрашты / Мөфти Президентка Россия мөселманнарының яңа казанышлары, үсеш өстенлекләре һәм киләчәккә билгеләнгән бурычлары турында сөйләде.

Фирганә Сабан туе Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган / Фирганә Сабан туенда 500дән артык кеше катнашкан.

“Нәзер” пьесасын куйган артистлар бу аларның соңгы спектакле булмас дип ышана / Казанда Кәрим Тинчурин театрының дүрт артисты берләшеп, Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен уйнады.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 8 сентябрь көнне сайланачак / Бу хакта карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Нияз Игъламов: Татарстанда куелган яхшы спектакльләр ике фестивальгә бүленә / "Без "Нәүрүз" фестивале кунакларын һәм Казан тамашачысын төрле спектакль белән таныштырырга тиешбез", - ди театр тәнкыйтьчесе.

Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелде / Татарстан бюджетының керем өлеше 20 млрд 732,5 млн сумга арта.

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар йорт-интернаты өчен матбугатка язылды / «Мин депутатларның актив язылуын күрәм», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Истанбулда Сабантуйның кайчан үтәчәге билгеле булды / Милли бәйрәм быел егерме тугызынчы тапкыр узачак.

Фәрит Уразаев татар авылын саклар өчен “Актаныш моделе" терминын тәкъдим итте / Ул Актаныш районының татарлыкны саклауда мөһим роль уйнавын әйтте.

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә / Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булы ихтимал.

Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы районнар исемлеге билгеле / Татарстанның Икътисад министрлыгы республикадагы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеш рейтингын төзегән.