Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче әрәмәлектә 1000 төп агач утырттырган

у авылда яшәүче Равиль Хәлиуллин 20 еллап планлап йөргән хыялын тормышка ашыра - авыл башында, әрәмәлек кырыена мең төп агач утырттыра.

(Чирмешән, 4 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче Равил Хәлиуллин 20 еллап планлап йөргән хыялын тормышка ашыра - авыл башында, әрәмәлек кырыена мең төп агач утырттыра. Бу кадәр агачларны утыртуда һәм тирәсен тотып алуда аңа авылдашлары булышкан, дип яза җирле басма.

Агач үсентеләрен Шешминка, Шентала, Келәүле урманчылакларыннан, таныш-белешләре аша табыштыра Равил, авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов та аңа йөзләгән төп чыршы һәм нарат үсентеләре алып кайтып бирә. Кыр ягына һәм яр кырыена аларны җидешәр рәт итеп утыртканнар. Биредә нарат, чыршы, каен, юкә, имән, хәтта пирамида формасындагы тирәкләр дә, алма агачлары да тамыр җибәрәчәк.

Равил Хәлиуллин район электр челтәрләрендә эшли. Эштән кайтып, һәр көнне диярлек, яшь үсентеләргә су сибә. Ул моның өчен җиңел автомобиленең прицебына зур бак урнаштырган, шуңа су тутырып, рәт араларыннан йөреп агачларны сугара. Равил бу үсентеләрнең үсеп зур булып шаулап утыруларын да күз алдына китерә.

Авылның әрәмәлегенә беренче агачларны 1966 елда утырталар. Нарат һәм чыршы үсентеләрен мәктәп укучылары тау астындагы чишмәдән су ташып сугара. Хәзер инде 50 еллык агачлар авылны төньяк җилләреннән саклый. Элек кыр ягындарак колхозның яшелчә бакчасы булган. Бакчада рәт-рәт утырган чияләр корып бетсә дә, алмагачлар әле дә авыл халкын җимешләре белән сөендерә. Авылның Сабантуе да шунда уза, диелгән район хәбәрендә.